Алабуга нуры

Алабуга гимнастлары «BUINSK STARS OPEN» төбәкара турнирыннан җиңү белән кайтты

Турнирда Татарстанның 7 шәһәре катнашты.

5 майдан 6 майга кадәр Буада нәфис гимнастика буенча «BUINSK STARS OPEN» төбәкара турнирына йомгак ясалды.

Турнирда Татарстан Республикасының 7 шәһәре төркемле күнегүләрдә катнашты.

Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 2 командасы төркемле күнегүләрендә, 3 спортчы шәхси күнегүләрдә яклады. Тренер: Нәргис Раджабова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: