Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга ирекле көрәш буенча Республика Беренчелеген кабул итте

Ярышлар 2008-2009 елда туган егетләр һәм кызлар арасында узды.

Көрәшне тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, ТР Спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы Альберт Карташов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин мактаулы кунаклар булды. 

Ленар Нургаянов ярышта катнашучыларга район башлыгы Рөстәм Нуриевтан сәламләү сүзләрен җиткерде.

− Ярышларның нәкъ менә безнең тарихи шәһәрдә үтүенә без бик шатбыз. Җанатарлар күп, ата-аналар килгән, бу икеләтә куандыра. Спортчыларыбызның казанышларына бергәләп сөенербез. Үҗәтлек телим, көчлеләр җиңсен, − диде ул. 

Альберт Карташов, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен, Алабуга районы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте һәм аннары:
− Ирекле көрәш — ул көчлеләр, кыю, җиңүгә омтылучы кешеләр спорты. Бу ярышларда үзегезнең җитезлекне, көчегезне, көрәшә һәм җиңә белүегезне күрсәтерсез дип ышанам. Спортчыларга — матур көрәш, хөкемдарларга — гадел карар, − дип теләде.

Биредә спорт ветераны, Россиянең һәм Татарстанның Абсолют Батыры исеменә лаек, Татарстанның атказанган спорт мастеры, СССРның милли көрәш һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастеры Фәйзелхан Әхмәтҗанов та бар иде. Туган авылы Мортта, малайларны спорт белән кызыксындыру өчен, ул үз акчасына спорт залы төзегән.

Ярышларга республикабызның 13 районыннан барлыгы 260 яшь көрәшче килгән. 

− Мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм, күптән түгел дзюдо белән дә мавыга башладым. Нократ Аланында, Алабугада ярышларда катнаштым, әлегә җиңгәнем юк, ләкин, көндәшләр көчле һәм тәҗрибәле булса да, призлы урынга өметләнәм. Тренерларыбыз Ильяс Мөдәрисовичка һәм Замир Дамировичка рәхмәт, ярышлар алдыннан без яхшы күнегүләр үттек, − диде алабугалы спортчы Алина Бәдретдинова.

− Ирекле көрәш белән шөгыльләнүемә дүрт ел, күп бүләкләр яулаган апам минем өчен үрнәк. Хәзер дзюдога йөрим. Казанга, Зәйгә, Буага, Чаллыга, Мамадышка ярышларга бардым, биредә катнаштым, призлы урыннар яуладым, бүген дә җиңәргә телим, − дип сөйләде Лиана Хуҗина.

Җиңүчеләрне 28 авырлык төре буенча ачыкладылар. Җиңү өчен көрәш берьюлы өч татамида барды. Нәтиҗәдә, Алабуга көрәшчеләре 5 алтын, 4 көмеш, 14 бронза медальләр алды. 

Әйтергә кирәк, бу ярышларда җиңүчеләр республиканы Идел буе федераль округы Беренчелегенә тәкъдим итәчәк, ул февраль ахырында Ульяновскида булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев