Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга командалары мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал өлешенә чыкты

Финал уеннары ноябрь-декабрьдә узачак.

2022 елның октябрендә 2005-2006, 2007-2008 һәм 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона уеннары узды. 

2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган спортчылардан торган командалар уены Алабугада узды, 2009-2010 елгылар Мамадышта уйнады.

Безнең шәһәр данын «Олимп-2005», «Олимп-2007» һәм «Олимп-2009» командалары яклады.

Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә өч команда да ноябрь-декабрьдә Бөгелмә, Буа һәм Мамадыш шәһәрләрендә узачак Татарстан Республикасы беренчелегенең финал өлешенә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев