Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» командасы футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булды

«Алабуга» командасын алтын медальләр һәм Җиңүче Кубогы белән бүләкләделәр.

Узган ялларда Яшел Үзәндә футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенеж 1 лигасының финалы узды. Матчта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Финалда «Алабуга» һәм «3нче спорт мәктәбе» (Яшел Үзән) командалары очрашты. Безнең футболчылар 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Көндәшләр капкасына тупны Илья Залогин, Роман Максимов, Илья Щипицын кертте.

«Кызыклы уен өчен спортчыларга рәхмәтемне белдерәм, Алабуга футболчыларын һәм команда кураторын, «Август-Алабуга» предприятиесен җиңүләре белән котлыйм! Безнең команда 1 лиганың футбол буенча ТР беренчелегендә алтын медальләр яулады», — дип язды район башлыгы телеграм каналында.

«Алабуга» командасын алтын медальләр һәм Җиңүче Кубогы белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев