Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» командасы Казанның «Динамо»сы белән уйнаячак

ТР Чемпионаты кысаларында уен бүген, 14 июньдә, 17.00 сәгатьтә узачак.

«Алабуга» командасы футбол кырында Казанның «Динамо» сы белән очрашачак. ТР Чемпионаты кысаларында уен шушы чәршәмбе көнне, 14 июньдә, 17.00 сәгатьтә узачак. 

Уен Таҗи Гыйззәт урамындагы Үзәк стадионда узачак. Алабугалыларны мавыктыргыч уен карарга һәм яраткан командалары өчен җан атарга чакыралар. Керү бушлай. 

Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә «Алабуга» командасы «Әлмәт» командасы белән уйнады. Уен тигез исәп белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев