Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга көрәшчеләре сынатмый

Үткән атнада, 20-21 октябрьдә Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ХХII шәхси-команда ярышлары булып узды. Алар Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

 

Ярышларда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән 49 командадан 305 спортчы катнашты. Алабуга данын 2нче Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 7 спортчы (тренерлары Рим Кавиев, Александр) яклады. Ислам Фәләхов, 70 килограммга кадәрле үлчәүдә, һәр сынауда көндәшләрен җиңүдә иреште.

Азат Кавиев аннан бик азга гына калышып, 90 килограммга кадәр үлчәү төрендә 4 урын алды. Илназ Дәүләтшин шулай ук уңышлы чыгыш ясады, ул 60 килограммга кадәр үлчәүдәге 44 катнашучы арасында 6 урынны яулады. Нәтиҗәдә, Алабуга командасы 9нчы урынга чыкты һәм республикадагы иң көчле командалар унлыгына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев