Алабуга нуры

Алабуга кызлары бокс буенча беренчелектә җиңде

Ярышларда 150дән артык спортчы катнашты.

2021 елның 30 мартыннан 4 апреленә кадәр Ижевск шәһәрендә кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. 

Ярышларда Алабуга данын 2 нче спорт мәктәбенең бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр (тренеры Балабанов К.Г.) яклады. Безнең спортчылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:

Череповская Надежда — 2нче урын.

Ибраева Эльвина −2нче урын.

Ике кыз да хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә бокс буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен карала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: