Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга районы кышкы ГТО фестиваленең II этабы җиңүчесе булды

Ярышларда Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе һәм Мамадыш районнары катнашты.

26 февральдә җиңел атлетика манежында барлык категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II этабы узды. 

Ярышларда Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе һәм Мамадыш районнары катнашты. Катнашучылар көч гимнастикасы, озынлыкка сикерү, иелү, пресс, чаңгыда йөгерү буенча көч сынашты. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын — Алабуга районы командасы;
2 урын — Менделеевск районы командасы;
3 урын — Мамадыш районы командасы;

Актив катнашкан өчен Диплом белән Әгерҗе районы командасы бүләкләнде.

Үзләренең яшь баскычларында иң күп балл җыйган катнашучылар өстәмә грамоталар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев