Алабуга нуры

Алабуга районы Морт авылында Олимпия уеннары үтте (+ фотолар)

Морт авылы халкы Сочидагы Олимпия уеннарыннан читтә калмады. Кышның матур бер көнендә яше-карты, баласы-чагасы мәктәп ишегалдына җыелып гөр килеп спорт бәйрәме уздырды.

Барлык кешелек дөньясы Сочидагы кышкы олимпия уеннарын мавыгып күзәтте. Күршеләр, дуслар, хезмәттәшләр уен нәтиҗәләре турында кызып-кызып фикер алышты. Күпләр әле генә булып узган олимпия ярышларыннан алган уңай кичерешләр белән дулкынланып яши. Морт авылы халкы да уеннардан читтә калмыйча, олимпиада кичерешләрен күңелләрдә яңартырга уйлады. Мәктәп ишек алдындагы мәйдан бәйрәмчә бизәлгән. Авылның яше-карты спорт киемнәреннән ярышка әзерләнә. Беренче булып чаңгы ярышлары башланып китте. Трасса гадәттәгечә чиста, өч рәт итеп ясалган, ярыш кызганнан кыза бара. Җанатарлар арасында әти-әниләр, әби-бабайлар да бар. Ниһаять, беренче җиңүчеләр билгеле булды.

Ярышларны оештыручы - мәктәпнең физкультура укытучысы Данияр Нуриәхмәтов олимпия уеннарында диярсең, чиксез дулкынлана, һәркемнең уңышларына чын күңеленнән куана. Чана тартып ярышу, канат тарту дисеңме, ярышлар бик күпләрне үзенә җәлеп итте, мәктәпне тәмамлап киткән укучылар да, әти-әниләр дә калышырга теләмәде. Ә якында гына самовар чыжлап утыра, һәркем кабарып пешкән мич коймаклары белән шикәрләп чәй эчеп ала. Дәртләнеп тагын ярышларда катнашырга ашыга. Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте, ярышларга нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге медальләр, кубоклар, грамоталар, олимпия уеннары төшерелгән шарфлар белән бүләкләнде.

Авыл халкы бүгенге көнгә кадәр телевизор экраннарыннан гына күзәткән олимпия факелын тотып карау бәхетенә дә иреште. Бу факелны махсус бу бәйрәмгә алып килгән, матур итеп Сочидагы олимпия уены киемнәре кигән Чаллы егете Ринат белән һәркем фотога төшәргә ашыкты.

Бу бәхетле мизгелләрне Морт авылы халкына бүләк итүче кешене генә ачыклыйсы калды. Кешенең эчке матурлыгы, хисләре, күңел байлыгы - нәселдән киләдер дим мин. Беренче карашка тыйнак, татар хатыннарына гына хас көчле рухлы, тырыш, тынгысыз ханым дигән фикер тудырды миндә ике бала әнисе Венера. Ә инде аның кем кызы булуы турында белешмә алгач, мин бер дә гаҗәпләнмәдем, чөнки ул илебез алдына куркыныч килгәч беренчеләрдән булып туган җирен сакларга омтылган Кызыл йолдыз ордены кавалеры, сугыш ветераны Рәхмәтулла абый оныгы булып чыкты. Рәхмәтулла абый бер кулын сугыш кырында калдырып кайтса да, озак еллар буена авыл хуҗалыгында хезмәт итте. Абыйсы Сабирҗан чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калды. Укытучы, лейтенант Сабирҗанның сугыш кырыннан авылдашларына язган "бер карыш җиребезне дә дошманга бирмәбез" дип ант эчкән хаты озак еллар буена җиңүгә ышаныч, дәрт өстәп торды. Сугыштан соң Рәхмәтулла абый Сабирҗан каберенә авылыбыз туфрагын алып барып салды. Ул абыйсы истәлегенә үзенең бер улына Сабирҗан дип исем кушты. Бүген Рәхмәтулла һәм Фәрдәнә апаның балалары, оныклары төп нигезгә җыела. Кайчандыр салкын Ноябрский шәһәрләрендә туып үссәләр дә, бүген әби-бабай нигезенә кайтып игелекле эшләр кыла алар, Рәхмәтулла абый оныклары. Морт авыл халкы исеменнән зур рәхмәт аларга.

Кадрия СӘЛИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: