Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга рәсми ярышларны кабул итә башлады

Үткән шимбәдә “Бердәм Россия” спорт комплексы Кама аръягы зонасы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында бадминтон буенча беренче ачык беренчелекне уздыру урынына әйләнде.

Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск, Тукай районы, Алабуга һәм Актаныш шәһәрләреннән барлыгы йөз иллегә якын спортчы катнашты. Безнең шәһәр данын тренерлар Николай Корочкин һәм Юлия Жесткова җитәкчелегендә 30 кешедән торган “Олимп” спорт мәктәбе спортчылары яклады.

Җирле спортчыларны хупларга Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова килде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны безнең өч якташыбыз алды: 2007 елда туган яшүсмерләр категориясендә өченче урынга Глеб Абдуллин лаек булды, 2004 елда туган яшүсмерләр арасында өченче урынны Ярослав Маштаков яулады, ә 2010 елда туганнар арасында бронза медальне Эдуард Семенов алды.

Шулай итеп, Алабуга үзендә рәсми ярышларны кабул итә башлады. Исегезгә төшерәбез, Алабуга спорт объектларын максималь рәвештә эшләтеп җибәрү кирәклеге турында район җитәкчесе Рөстәм Нуриев берничә тапкыр сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә узган ел ахырында шәһәрнең төп спорт объектлары – Боз сарае, җиңел атлетика манежы һәм “Бердәм Россия” спорт комплексы терроризмга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры китерелә башлады. Бу максатларга җирле бюджеттан бер миллион сум акча бүлеп бирелде. Бадминтон ярышларыннан кала, бу атнада шәһәр ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеген һәм хоккей ярышларын кабул итәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев