Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары — җиңүче

Йөзү буенча ярышларда «Олимп» мәктәбе спортчылары катнашты.

Казанда йөзү буенча «Яңа ел спринты» Республика ярышлары үтте. Анда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 370 кеше катнашты. Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 10 спортчысы (тренерлары Евгения Турцева һәм Марат Галимов) яклады. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әминә Галимова (2013 елда туган) 50 метрга брасс белән йөзүдә 1 урын алды, шул ук арага ирекле йөзүдә 2 урынны яулады, 100 метрга комплекслы йөзүдә — 3нче урында. Екатерина Гайфуллина (2009 елгы) 50 метрга ирекле йөзүдә дә, 100 метрга комплекслы йөзүдә дә 2 урын яулады, 50 метр арага батерфляй йөзүдә 3енче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев