Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары тхэквондо буенча мактаулы урыннарны яулады

Шәһәр данын Алабуганың 2нче спорт мәктәбе спортчылары яклады. 

6-8 августта Алабуга шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үткәрелде. Чемпионатка Идел буеның 11 регионыннан килгән 100гә якын спортчы катнашты.

Турнир тамашачыларсыз үтте. Финалистлар диплом, медаль һәм кубок белән бүләкләнде.

Алабуга данын 2нче спорт мәктәбе спортчылары яклады. Тренерлары: Ринат Сәлимуллин һәм Алинә Сәлимуллина. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

    
1 урын: Леваев Данил (87 кг)

2 урын: Буханов Вадим (54 кг)
             Радайкин Владлен (80 кг)

3 урын: Серова Аделина (49 кг)
             Мазитов Амин (58 кг)
             Бакуев Игорь (63 кг)    
             Назмиев Ранис (св. 87 кг)

Командакүләм зачет:
        1 урын: Татарстан Республикасы
        2 урын: Самара өлкәсе
        3 урын: Ульяновск өлкәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев