Алабуга спортчылары йөзү буенча ТР Чемпионатында катнашты
Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 7 спортчысы яклады.
27-29 гыйнварда Казанда зур суда йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Чемпионатта Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 304 спортчы катнашты.
Алабуга данын тренерлар Евгения Турцева һәм Марат Галимов җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 7 спортчысы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче егермелеккә керүчеләр:
9нчы урын — Гайфуллина Екатерина (2009 елгы) 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә;
19нчы урын — Макарчиков Артемий (2005 елгы) ирекле стиль белән 100 метрга йѳзүдә;
18нче урын — Казаева Полина (2007 елгы) 50 метрга аркада йѳзүдә;
200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 15нче урын;
100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 18нче урын.
Егетләр һәм кызлар, халыкара ярышларда катнашучы Татарстан Республикасының танылган йөзүчеләре белән чыгыш ясап, яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев