Алабуга нуры

Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты

Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады. 

15 майда Бөгелмә шәһәрендә СССРның атказанган тренеры Е.А. Тимерҗанов истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 

Барлыгы Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Дагыстан, Чукотка һәм Чиләбе, Свердловск, Пенза, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән 150 спортчы катнашты. 

Республика данын ТР ЕМР «Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Меркель Александер яклады. Тренеры: Атнагулов Илсур Илгиз улы.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 61 кг. га кадәр авырлык категориясендә, 170 кг нәтиҗә белән 1нче спорт разрядын үтәп, 3нче урын алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: