Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүче булды

Финал көрәшендә Ренат Хәйруллин ышанычлы төстә 3 тапкыр ил призеры Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Абрамовны җиңде.

7-13 мартта Оренбургта ир-атлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. 

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2нче спорт мәктәбенең бокс буенча тренеры Ренат Хәйруллин чыгыш ясады. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Ренат 54 кг.га кадәр авырлык категориясендә 1нче мактаулы урын алды. 

Финал көрәшендә Ренат ышанычлы рәвештә илнең 3 тапкыр призеры-Башкортостан Республикасыннан Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Абрамовны җиңде. Шулай ук ул югары техника өчен «Тамашачылар симпатиясе призы» дигән номинациягә дә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев