Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы «Дети Азии» халыкара спорт уеннарында катнаша

Кече олимпия уеннары бүген Владивостокта башланган.

Алабуга спортчысы «Дети Азии» халыкара спорт уеннарында катнаша. Бу хакта үзенең телеграмм-каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итә. 

Кече олимпия уеннары бүген Владивостокта башланган. Спортчылар 19 спорт төрендә 273 комплект медаль өчен көч сынашачак. 

ТР спортчылары арасында Алабуганың 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Арсентий Сергеев та бар. Уеннарда аны тренер Ринат Сәлимуллин озата бара.

Владивостокка Әрмәнстан, Һиндстан, Иран, Кыргызстан, Сирия, Таиланд, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Монголия, Пакыстан, Ливан, Иордания, Малайзиядән 13-16 яшьлек спортчылар килде. Россияне Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал федераль округларыннан сигез команда тәкъдим итә. 

Ярышлар программасына бадминтон, баскетбол, көрәш, пляж волейболы, дзюдо, мас-рестлинг, бию спорты, хапсагай, нәфис гимнастика, бокс (шул исәптән хатын-кызлар арасында) һәм башка бик күп дисциплиналар кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев