Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы Идел буе федераль округының иң яхшы боксчысы дип танылды

Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәге катнашты.

5 июльдән 10 июльгә кадәр Казан шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәге катнашты.

Россиянең спорт мастеры Ренат Хәйруллин56 кг авырлык категориясендә, ил чемпионатына юллама яулап, 11 катнашучы арасыннан 1нче урынны алды. Тренерлары: Р. Бариев, А. Асхамов һәм А. Максютин.


Татарстан җыелма командасы бу чемпионатта 1нче команда урынын яулады. Ренат шулай ук Идел буе федераль округының иң яхшы һәм техник яктан иң яхшы боксчысы дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев