Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча беренчелектән медальләр алып кайтты

Ярышларда 200 спортчы катнашты.

3-5 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Мирный поселогында чаңгы-биатлон комплексында һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда 200 спортчы катнашты.

Алабугалылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар. Малков Михаил 60-64 яшь категориясендә 5 км классик стильдә узышта 1 урын, шулай ук 10 км ирекле стильдә 1 урын алды. Затеев Юрий 65-69 яшьлекләр категориясендә ирекле стильдә 10 км га узышта 3 нче урынны алды. Шипилов Алексей 40-44 яшь категориясендә 15 км ирекле стильдә узышта 6 нчы урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев