Алабуга спортчылары җиңел атлетика буенча ТР чемпионатыннан җиңү белән кайтты
Ярышлар өч көн дәвам итте.
3 июльдән 6 июльгә кадәр 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Алабугадан тренер Борис Шаманаев җитәкчелегендәге 1нче спорт мәктәбенең 5 спортчысы чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренчелек призерлары:
1 урын — Денисова Полина 4×100 эстафета йөгерешендә хатын-кызлар арасында җыелма команда составында ТР Чемпионатында;
2 урын — Балыкова Алена, Гыйләҗева Риналия, Шияпова Диана, Поспелова Арина — 4×400 эстафета йөгерешендә;
3 урын — Балыкова Алена, Гыйләҗева Риналия, Шияпова Диана, Поспелова Арина — 4×100 эстафета йөгерешендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев