Алабуга спортчысы бадминтон буенча ярышларда 1 урын алды
Арсений Семенов алтын медальгә лаек булды.
4 февральдә Түбән Камада Кама аръягы зонасының бадминтон буенча «ТР бадминтон өметләре» сайлап алу ярышларының 1 этабы узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 90нан артык яшь спортчы катнашты.
Алабугадан тренер Николай Корочкин җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Ярышлар 2011-2012, 2013 елгы һәм аннан кечерәк булган ике яшь категориясендә узды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Арсений Семенов (2014 елгы) 1 нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев