Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы бадминтон буенча ярышлардан бронза медаль алып кайтты

Ярышлар Казанда узды.

11-12 февральдә Казанда Бадминтон буенча «ТР Бадминтон өметләре» республика ярышларының 1 этабы узды. 

Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 64 спортчы катнашты. Алабуга данын тренер Николай Корочкин җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:

3 урын - Мирсаидов Рамзан (2014 елгы)

Парлы разрядта Мирсаидов Рәхим һәм Мирсаидов Рамзан иң көчле сигез пар арасына эләкте һәм 5 нче урынны алды. 

Семенов Арсений (2014 елгы) беренче тапкыр республика ярышларында катнашты һәм 64 катнашучы арасыннан 22 нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев