Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы йөзү буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны алды

Ярышларда «Олимп» спорт мәктәбенең 8 тәрбияләнүчесе катнашты.

2 марттан 4 мартка кадәр Казанда 15-16 яшьлек егетләр һәм 13-14 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды (Россия беренчелегенә сайлап алу). Ярышларда Татарстан Республикасының 27 районыннан 306 спортчы катнашты.

Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 8 спортчы яклады. Тренерлары: Евгения Турцева һәм Марат Галимов.

Түбәндәге спортчылар ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле унлыкка керде:

— Шакиров Инсаф (2007 елгы) 50 метрлы баттерфляй дистанциясендә 1 урынны алды;
— Волкова Яна (2009 елгы) 50 метрлы дистанцияне аркада йөзеп 6 нчы урынны һәм 400 метрлы дистанциядә 6 нчы урынны алды, комплекслы йөзү;
— Шәмсеева Самира (2009 елгы) брасс белән 200 метр дистанциядә 6нчы урынны; брасс белән 100 метр дистанциядә 9нчы урынны һәм брасс белән 50 метр дистанциядә 10нчы урынны алды;
— Самсонова Камилла (2010 елгы) баттерфляй — 100 метрлы дистанциядә 9 нчы урынны алды;
— Тарасова Евангелина (2010 елгы) 50 метрлы дистанциядә 10 нчы урынны алды. 

Шакиров Инсафны җиңү һәм апрель аенда Саранск шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә сайлап алу белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев