Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга укучылары йөзүдә ярышты

Шәһәребездә «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасы дәвам итә. Бу юлы балалар йөзүдә ярышты.

Гадәттәгечә, ярышлар «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Эстафетада катнашучыларны һәм җанатарларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул уңай якны билгеләп үтте: муниципалитетның башлангычы дәвамлы булды, "Күңелле стартлар"ның өченче этабы башлана. Район башлыгы йөзүнең кешене һәр яктан үстерә, гомерлеккә яхшы сәламәтлек нигезе бирә торган спорт төре булуын ассызыклады, ярышларда катнашучыларга җиңү теләде. 

− Шәһәр-район җитәкчелеге тырышлыгы аркасында, без бүген яңартылган комплекста очрашабыз. Соңгы вакытларда Алабугада спортның бу төре өчен күп нәрсә эшләнә: спорт корылмалары яңартыла, бассейннарга кирәк-ярак сатып алына. Хәзер без күмәк йөзүгә өйрәтү буенча укуларны декабрьнең 24ендә тәмамларбыз һәм нәтиҗә ясарбыз. Аннары чираттагы этап — балаларны спорт йөзүенә өйрәтү өчен сайлап алу. Якын киләчәктә, Алабугада "алтын балык"лар барлыкка килеренә ышанам, алар ил җыелмасын тулыландырыр, − диде РФнең йөзү буенча атказанган тренеры Сергей Бородин.

Сәламләү сүзләреннән соң, ярышлар башланды. Су чәчри, йөзүчеләр дулкынлана, җанатарлар хискә бирелә — "Чемпион«да ул көнне шундый мохит хөкем сөрде. 

− Без ярышканда, командабыз беренче килде. Су менә дигән! Алты ел йөзәм инде. Быел командабыз көчле, шуңа күрә яхшы нәтиҗә күрсәттек. Быел да безнең мәктәп грант отар дип өметләнәбез, − диде Шамил Шәрәфетдинов.

Нык борчылсалар да, егетләр бар көчләренә тырышты.
− Йөзүе авыр булды. Үз вакытымда йөзү белән шөгыльләнгән идем, тик әллә кайчан инде, һәм соңгы тапкыр бассейнга мартта бардым. Команда җиңсен дип тырыштым, − ди 9нчы мәктәп укучысы Мария Кочнева.

Һәр мәктәп үзенекеләргә көч биреп торды. Кайберәүләр плакатлар тотып килгән.

− Безнең команда җиңәр дип уйлыйм, бөтенебез дә йөзү белән шөгыльләнә. Мәктәптә дә күнегүләр үтә. Балаларыбызга ышанам, − ди «Адымнар — Алабуга» күп телле комплекста укучы Дина Заманова.

Спорт ярышлары ел буе узачак, ахырда җиңүче мәктәпләр 1,5 миллион сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев