Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга йөзүчеләре республика ярышларында җиңде

Ярышлар Минзәләдә узды.

26-28 май көннәрендә Минзәләдә Минзәлә районы башлыгы призына йөзү буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары узды.

Ярышларда Татарстанның иң көчле йөзүчеләре һәм олимпия резервы спорт мәктәпләреннән 22 команда, 600 спортчы катнашты. 

Безнең шәһәр данын тренер Турцева Евгения һәм Галимов Марат җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбе йөзү бүлегенең 14 спортчысы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
1 урын — Шакиров Инсаф (100м. баттерфляй белән);
2 урын — Гайфуллина Екатерина (100м. ирекле стиль, 100м. комплекслы йөзү);
2 урын — Казаева Полина (800м. ирекле стиль);
3 урын — Галимова Әминә (50 м. баттерфляй);
3 урын — Гайфуллина Екатерина (100м. баттерфляй).

Составына Гайфуллина Екатерина, Денисенко Вадим, Казаева Полина, Шакиров Инсаф кергән 2007-2008 елгы җыелма команда катнаш стиль белән 4×50м эстафетасында 3нче урын алдылар. 

4 урын — Рожин Андрей (100м. брасс); 
4 урын — Галимова Әминә (50 м. ирекле стиль).
4 урын — Әхмәдиев Әмир (100 м. ирекле стиль, комплекслы йөзү).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев