Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга йөзүчеләре югары нәтиҗә күрсәтте

Алар Әлмәттә узган турнирда җиңделәр.

22 гыйнварда Әлмәттә йөзү буенча «Кроль белән йөзүчеләр көне» — «День кролиста» ярышлары узды.

Турнирда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 215 яшь спортчы катнашты. Алабуга данын тренерлар Евгения Турцева һәм Марат Галимов җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 18 спортчысы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын — Әхмәдиев Әмир (2011 елгы) ирекле стиль белән 200м дистанциягә йөзүдә;
3 урын — Махоткин Артур (2011 елгы) ирекле стиль белән 100 метрга йѳзүдә.;
2 урын — Шәмсиева Зарина (2012 елгы) ирекле стиль белән 100 метрга йѳзүдә;
1 урын — Галимов Ислам (2012 елгы) ирекле стиль белән 100 метрга йѳзүдә;
1 урын — Галимова Әминә (2013 елгы) ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев