Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада «Алабуга» һәм «КАМАЗ» СК командалары арасында футбол матчы булды

Ул шәһәрнең Үзәк стадионында үтте. 

Матч шактый тамашалы булып чыкты, беренче тайм 0:0 исәбе белән тәмамланды. Аның барышында безнең команданың бер уенчысын кырдан чыгардылар, шуннан соң алабугалылар аз санлы булып калды.

Тәнәфестә футболчылар уен һәм үз стратегияләре турында фикер алышкан арада, яшь җанатарларга башка төрле күңел ачу — аякта туп уйнату тәкъдим иттеләр. Малайлар арасына Эльвина Фазлетдинова да барып кергән. Ул дзюдо белән шөгыльләнә, шуңа да куркуның ни икәнен белми. 

− Безнекеләрнең җиңүен һәм һәрвакыт беренче булуларын телим. Бүгенге уенда бераз кыюлык җитми, шулай да җиңүгә өметләнәбез, − ди ул.

Икенче тайм кызыклырак булды. Уенчылар капкага ешрак бәрде, нәтиҗәдә — беренче туп ыргытылды. Аны Булат Мирзаев кертте. Трибунада шатландылар, алабугалы уенчыларда уенга яңа көч уянды. Беренчесеннән соң берничә минут үтүгә, капкага тагын бер туп керттеләр. Алабугалылар искиткеч куанды.

− Яхшы уен, кызганыч, әлбәттә, бер уенчыбызга кызыл карточка бирделәр, ләкин, уйлавымча, безнекеләр бүген җиңәр, − дип ышаныч белдерде Арсений Бурдин.

Икенче тайм ахырына уен шулай ике гол кертү белән тәмамланыр кебек тоелса да, соңгы минутларда туп чираттагы мәртәбә чаллылылар капкасына барып керде. Ике тапкыр алар үз капкаларына үзләре керткән булып чыкты. Шул рәвешле, уен 4:0 исәбе белән бетте, алабугалыларның ышанычы акланды.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бу уен һәм районга китергән җиңү өчен футболчыларга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев