Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада баскетбол буенча гомумбелем бирү учреждениеләре Беренчелеге узды

Ярышның призерлары мактау грамоталары белән бүләкләнде.

11 февральдә «Хлыстово» физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2008 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча Алабуга районы гомуми белем бирү учреждениеләре Беренчелеге узды. 

Ярышларда 50 дән артык кеше катнашты, алар арасында Иске Юраш урта мәктәбе, Поспелово, Бехтерево, Олы Шүрнәк, Морт, Алабуга һәм Хлыстово командалары бар иде. 

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Егетләр:
1 урын — Бехтерево урта мәктәбе (тренеры Немтырев А.А.)
2 урын — Поспелово урта мәктәбе (тренеры Миндубаев А.М.)
3 урын — «Хлыстово» командасы (тренеры Немтырев А. А.)

Кызлар:
1 урын — Поспелово урта мәктәбе (тренеры Миндубаев А. М.)
2 урын — Иске Юраш урта мәктәбе (тренер Шәйдуллина И. Х.)
3 урын — Олы Шүрнәк урта мәктәбе (тренеры Сәлимов И. Х)

Ярышның призерлары мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев