Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада быел махсус программа буенча 1 меңгә якын икенче сыйныф укучысы йөзәргә өйрәнде

Шулардан 347 бала алга таба шөгыльләнү өчен сайлап алынды.

Быелның 1 декабрендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев башлангычы белән безнең шәһәрдә «Кама» йөзү буенча спорт мәктәбе ачылды.

Алабугада инде озак вакытлар спортның төрләре юнәлешләре буенча «Олимп» комплекслы спорт мәктәбе эшләп килә, биредә шул исәптән йөзү секциясе дә бар. Әмма, шуңа да карамастан, аерым йөзү мәктәбе булдыру ихтыяҗы барлыкка килде. Моңа «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проекты этәргеч булды. Исегезгә төшерәбез, ул шәһәр бюджеты, Вадим Махеевның финанс ярдәме һәм «Татнефть» компаниясенең 10 миллион сумлык гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. 

— «Йөзүгә күмәк өйрәтү» — укучылар өчен эшләнгән социаль программа. Ләкин параллель рәвештә безнең тренерлар селекция эшен дә алып бара, ягъни киләчәктә спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырлык сәләтле балаларны сайлап алалар, — ди йөзү буенча Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин.

Узган ел проект ярдәмендә 1200 укучы арасыннан 100 кеше сайлап алынды. Аларны «Олимп» спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә керттеләр.

— Хәзер «Йөзүгә күмәк өйрәтү» программасы ел саен үткәреләчәк, ә димәк, секциягә сезон саен 100 гә якын укучы өстәлеп торачак. Йөзү бүлеге мондый йөкләнешкә һәм эш күләменә әзер түгел. Шуңа күрә яңа йөзү мәктәбе ачуга ихтыяҗ барлыкка килде, — дип сөйләде Сергей Бородин.

Быел программа буенча 1 меңгә якын икенче сыйныф укучысы йөзәргә өйрәнде, шулардан 347 бала алга таба шөгыльләнү өчен сайлап алынды.

— Мин шәхсән үзем һәр баланың мөмкинлекләрен карап бәялиячәкмен. Безнең төп бурыч — сайлап алынган балалардан спорт сыйныфы булдыру. 2026 елда беренче класс ачылачак, — дип билгеләп үтте Сергей Николаевич.

«Кама» йөзү буенча яңа муниципаль спорт мәктәбе «Бердәм Россия» спорт комплексында урнашкан. Булачак спортчыларны әзерләү өчен бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар һәм Вадим Махеев финанс ярдәме хисабына җиһазлар сатып алынган, яңа тренажерлар булган заманча коры йөзү залы булдырылган. Моннан тыш, балалар белән эшләү өчен ике тренер — Дмитрий Заскалин һәм Ирина Астапенко чакырылган.

— Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев ярдәмендә яңа спорт мәктәбе булдыру мөмкин булды. Анда эшләячәк тренерлар, директор һәм аның урынбасары өчен өстәмә 7 ставка расланды, — дип уртаклашты Сергей Бородин.

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр шәһәрдәге 5 бассейнның һәркайсына йөри ала. Ә күмәк өйрәтүләр программасын үтүчеләрнең иң яхшылары керәчәк спорт сыйныфы «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында урнашачак. 

— Әлеге сыйныфка 25ләп кеше керәчәк. 11 нче сыйныфка җиткәндә, аннан 6 спорт мастеры чыгарырга өметләнәбез, — дип сөйләде Сергей Бородин.
«Кама» спорт мәктәбенең төп бурычы — илнең милли җыелма командасына резерв әзерләү.

— Бөтенроссия йөзү федерациясенең Волгоградтагы уку-күнекмә үзәгендә «Мин чемпион булачакмын» программасы эшли, анда бөтен илдән иң яхшы спортчылар килә. Алар башта Россия җыелма командасы резервына, аннары яшүсмерләр командасына, юниорлар төркеменә һәм, ниһаять, төп составка эләгәләр. Боларның барысы да Бөтенроссия йөзү федерациясенең финанславы хисабына булачак. Безнең балаларыбыз да, Алабуга һәм Татарстан флаглары астында ярышларда катнашып, зур уңышларга ирешә алыр дип өметләнәбез. Ә соңрак, кем белә, бәлки алар дөнья чемпионнары булыр, олимпиада медальләре яуларлар, — дип сөйләде Сергей Николаевич.

Спортны үстерүгә игътибар бирелү Алабугада йөзү буенча республика ярышларын да үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, шәһәр мондый вакыйгага әзер.

— «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында трибуналар, заманча тумбочкалар һәм вакытны электрон теркәү җайланмалары бар, шуңа күрә без спортчыларны тиешенчә кабул итә һәм ярышлар үткәрә алабыз. Бу безнең шәһәргә инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, — дип билгеләп үтте Сергей Бородин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев