Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада чаңгы узышы буенча ярышлар булды

Ярышларда 150дән артык егет һәм кыз катнашты.

Алабуганың шәһәр ипподромында мәктәп һәм урта һөнәри уку йортлары укчылары арасында «Күңелле стартлар» муниципаль уены кысаларында чаңгы узышы буенча ярышлар булды. 

Катнашучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Нәкъ менә чаңгы ярышларында үзеңнең физик көчеңне күрсәтергә була дип, ул барлык спортчыларга да җиңү теләде. Чаңгы узышын район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, шулай ук Алабуга мәктәпләре вәкилләре башлап җибәрде. Аларга шәһәр-район мәктәпләрендә, Алабуга политехника көллиятендә, Суворов хәрби училищесында укучылар кушылды. Алар осталыкларын ике яшь категориясендә күрсәтте — 7-8 сыйныфларда һәм 9-11 сыйныфларда укучылар ярышты. Барысы өчен дә ара ераклыгы бер иде — бер километр.

Шәһәрдәге 9нчы мәктәпнең 9 «г» классында укучы Виктория Гайнуллина әйтүенчә, ул чаңгыга күптәннән баскан, һәм дүртенче сыйныфка җиткәнче Танайка урманына чаңгыда йөри торган булган. Шулай да чаңгы аның төп шөгыле түгел: ун елдан артык ул фигуралы шуу белән мавыккан. Дөрес, хәзерге вакытта ул гамәлдәге спортчы түгел, күбрәк үзе өчен шөгыльләнә. 

Чаңгы ярышларында катнашучыларга алдынгы урыннар мәктәптәге укучылар санына бәйле рәвештә, берничә төркемнәр буенча бүленде. Шул рәвешле, А төркемендә (250 кешегә кадәр) Танайка авыл мәктәбе 1 урынга чыкты, 2 урында — 2нче гимназия. В төркемендә (750 кешегә кадәр) 1 урында — 2нче мәктәп, 2 урында — 3нче мәктәп, 3 урында — 4нче гимназия. С төркемендә (1000 кешедән башлап): 1 урында — 9нчы мәктәп, 2 урында — 10нчы мәктәп, 3 урында — «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплекс. D төркемендә (урта уку йортлары) беренче урынны политехник көллият яулады. Бүген шәһәр киңәшмәсендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 

Әйтергә кирәк, спорт төрләре буенча «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиадасы 2021 елның сентябрендә башланган иде һәм ул уку елы буена дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр буенча, спортта иң алдынгы мәктәп ачыкланачак һәм ул 1,5 миллион сум күләмендә грант алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев