Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә көрәш буенча турнир үтте

Анда Татарстанның 7 районыннан 120дән артык спортчы катнашты.

26 март көнне җиңел атлетика манежында спорт мәктәбе тренеры Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә көрәш буенча XIV ачык турнир узды.

Ачылу тантанасында РФ көрәш федерациясенең башкарма директоры — Р.Б. Мөбарәкҗанов, ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры — М.Ш.Таһиров, АМР башкарма комитеты җитәкчесе — Л.Ф.Нургаянов, Фаил Гыйззәтуллинның тормыш иптәше Р.А.Гыйззәтуллина катнашты.

Быел җиңүче исеме өчен Татарстанның 7 шәһәре һәм районыннан килгән 120дән артык спортчы көрәште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең көрәшчеләр 7 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза медаль яулады.

Барлык спортчылар да грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев