Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада футбол буенча ТР Чемпионатының финал өлеше старт алды

Республикабызның иң яхшы алты командасы финиш сызыгына чыкты.

Узган якшәмбедә Алабуганың Үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал өлеше старт алды.

Республикабызның иң яхшы алты командасы финиш сызыгына чыкты. 1 сентябрь көнне кырда безнең «Алабуга» һәм Казан шәһәреннән «Стрела» командалары очрашты. Икесе дә — лидерлар.

Уен башыннан ук киеренке булды. Барлык уенчылар да көчле һәм җитез иде. Беренче тайм тигез исәп белән тәмамланды. Ә менә уенның 71нче минутында «Алабуга» капкасына «Стрела» футболчысы Булат Шакирьянов туп кертте. Шулай итеп, уен 0:1 исәбе белән Казан командасы файдасына тәмамланды.

«Алабуга» ны финал өлешендә Казан зонасының иң яхшы командалары белән тагын 5 уен көтә. Киләсе уен «Восход» командасы белән шимбә көнне, 7 сентябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев