Алабуга нуры

Алабугада гимнастика ныгый

29 октябрь - Бөтенроссия нәфис гимнастика көне. Сүз дә юк, бу матур спорт төрләреннән берсе. Аның Алабугадагы үсеше турында без нәфис гимнастика буенча СССР спорт мастеры, "Физик культура отличнигы" билгесенә ия Нәргис Рәдҗабова белән сөйләштек.

Ун ел диярлек инде Алабугада нәфис гимнастика бүлеге эшли. Ул моңа өйрәтүче тренер - Нәргис Әкбаровна килгәч ачылды. Биредә тренировкалар өчен урын юк иде. Күп кенә ата-ана гимнастика һәм физкультураны бертигез саный иде. Малайларны да алып килгәләделәр, дөрес алар озак тоткарланмады. Беренче елны балаларны җыю җиңел түгел иде, хәзер алабугалылар гимнатикага агыла - спортның бу матур төре бик тиз таралды. Гимнаст кызларның даны турында гимнастикага өйрәтү булмаган автошәһәргә дә ишетелгәч, Чаллының Алина Кабаева эзеннән китәргә теләүче яшь кызлары безгә өйрәнергә йөри башлады. Алабугада бүген көзгеле, келәмле хореография залы бар. Биредә 40 тан артык яшь спортчы кыз шөгыльләнә. Алабуга гимнасткалары үзләрен республикага гына түгел, илгә дә танытты.
− Миндә тәрбияләнгән Анастасия Петрова Мәскәүнең олимпия чемпионы Юлия Барсукова җитәкчелегендәге олимпия резервы училищесендә өйрәнә. Мәскәүдә һәм Казанда Барсукова исемендәге турнирлар ел саен үтә. Үткән елда без Казанга икенче турнирга бардык, анда кызларыбыз шәхси һәм команда беренчелекләрендә призлы урыннар яулады. Юлия Барсукованың беренче халыкара турнирында безнең Анастасия Конькина беренче урынны алды. Ике ел рәттән без Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булдык. Зарина Хәлимхонова спорт мастерына кандидатлык разрядын үтәде. Үсеп килүче йолдызчык Нәргиз Шәфигуллина - барлык күчмә ярышларда призер. Күптән түгел Болгардан кайттык, анда нәфис гимнастика буенча төбәкара турнир булды һәм Нәргиз 1 урын алды. Спорт мастерына кандидат Эвелина Гайфуллина ике ел рәттән ТР Беренчелегендә шәхси программа буенча бронзага лаек булды. Балаларыбыз бар да яхшы: "Фортуна" командасы көчле, "Йолдызчыклар" − нәтиҗәле.
Әмма бу төр спорт белән шөгыльләнү бөтен кешенең дә көченнән килми. Гимнастика искиткеч матур буй-сын гына биреп калмый, организмны эчтән дә чыныктыра.
− Нәфис гимнастика катлаулы коррекцияле спорт төрләренә карый, шуңа күрә иң югарыга бары тик көчле рухлылар гына менеп җитә ала. Тәрбияне кече яшьтән башларга кирәк. Минем дәресләргә балалар 4 яшьтән йөри башлый, авырлыкларны җиңә алмаучылар биюгә яисә спортның башка төрләренә күчә. Гимнастикада уңышка ирешү җиңел түгел.
Яшь гимнастчылар характерларын спорт залында көндәлек берничәшәр сәгать чыныктыра: кечкенәләр - көненә 3-4 сәгать, зурраклар - 4-5 сәгать.
Балаларыгызны гимнастикага дүрт яшьтән бирергә мөмкин, бу яшьтә инде алар күнегүләрне истә калдырырга сәләтле. Баланың физик мөмкинлекләре зур роль уйный - төз буй-сын, сыгылмалылык булу һәм кыек басмау. Ә баланың тумыштан сәләте бармы, юкмы икәнлеге, шөгыльләнгәндә билгеле булачак.
Алабуга гимнасткалары күнегүләргә предметлардан башка өйрәнә, скакалка, туп, обруч, тасма белән күнегүләр.
− Әгәр балалар, мәсәлән, яшь мөмкинлекләре чикле булганга, тасма белән эшләми икән, алар күрсәтмә чыгышларда декор буларак кулланыла, һәм спортчылар тора-бара мондый предметлар белән эш техникасына өйрәнә. Барысына да тасмалар ошый, чөнки бу матур да, кызыктыручан да, ләкин аның белән чуалырга да бик җиңел. Аның белән спорт мастеры кандидатлыгына җитәрәк эшли башлыйлар, − дип сөйли тренер.
Сүз уңаеннан, Нәргис Рәдҗабова гимнастика белән кече яшьтән үк шөгыльләнгән. Спортка карата мәхәббәт аны тренер булып эшләүгә китергән:
− Әгәр син гомереңнең күп елын спортка багышлагансың икән, моңа шуның кадәр ияләшәсең, хәтта спорт залын, күнегүләрне сагына башлыйсың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: