Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада йөзәргә күмәк өйрәтүнең икенче өлеше башлана

Бу хакта безгә Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин сөйләде.

«Йөзәргә күмәк өйрәтү»нең беренче өлеше былтыр декабрьнең 25ендә тәмамланды. 2нче сыйныф укучылары 36 сәгатьлек өйрәнү үтеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Дүшәмбе, 23 гыйнварда, икенче этап башлана. Бу хакта безгә Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин сөйләде. Әлеге проектны безнең районда нәкъ менә ул җитәкли. 

— Икенче этапка 954 кешенең 162се үтте, алар йөзәргә өйрәнүләрен дәвам итәчәк. Дәресләр июль урталарына кадәр барыр дип ниятләнә. Өченче этабы 2 елга сузылачак, анысы 3-4 сыйныфлар өчен, анда инде тагын да азрак укучы үтәр дип торабыз. Шулай һәр этап саен иң яхшылары сайланып, киләчәктә өметле яшь спортчылар ачыклана. Нәтиҗәдә, «Адымнар» полилингваль комплексында һәм 8нче мәктәп базасында махсус класс оешачак. «Йөзәргә күмәк өйрәтү» программасы 9 елга (10 сыйныфка кадәр) исәпләнгән. Алга таба аларны «Мин чемпион булачакмын» программасы көтә, — дип сөйләде Сергей Бородин.

«Мин чемпион булачакмын» программасы Бөтенроссия йөзү федерациясе тарафыннан эшләнгән, аның максаты: Олимпия уеннарында катнашырлык итеп, йөзү буенча Россия җыелма командасына кандидатлар әзерләү.
Гыйнварның 23еннән "Йөзәргә күмәк өйрәтү«нең икенче өлеше башлана, анда авыл мәктәпләреннән һәм 8нче урта мәктәптән барлыгы 250 укучы катнаша.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзәргә күмәк йөрәтү» дип аталган уникаль проект район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Вадим Махеев башлангычы белән эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев