Алабугада кышкы ГТО фестиваленең муниципаль этабы узды
Ярышларда 80нән артык кеше катнашты.
Алабугада җиңел атлетика манежы базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.
Ярышларда 80нән артык кеше катнашты. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, Суворов училищесы курсантлары, Алабуга районы мәдәният һәм мәгариф идарәсенең хезмәт коллективлары вәкилләре бар иде.
Иң көчле спортчы кышкы «ГТО» фестиваленең зона этабында Алабуга районы командасын тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев