Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мәктәп укучылары өчен «Күңелле стартлар» узды 

Ярышлар ике көн дәвам итте. 

Беренче көндә йөзү, икенче көнне — җиңел атлетика буенча ярыштылар. Укучылар бар көчләренә беренче булырга тырыштылар, аларның җиңүе мәктәп өчен бик мөһим бит. 

− Беренче чиратта, бу безнең үсешебез өчен кирәк, кайсы мәктәптә спортта иң көчлеләр укый, шунысы да кызыксындыра. Мин үз мәктәбемнең җиңүенә өметләнәм, − ди Танайка мәктәбе укучысы Милана Мәгасумова.

− Шулай күбрәк кешене спортка тартып була. Мин, мәсәлән, йөзүгә 5 яшьтән йөрим, миңа бик ошый, − дип сүзгә кушылды «Адымнар-Алабуга» күптелле мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Камилла Самсонова.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев "Күңелле старт«ларда катнашучыларны сәламләгәндә билгеләп үткәнчә, бу әле ярышларның соңгысы түгел. Майда спортның уен төрләре буенча ярышлар узачак. Хәтерегезгә төшерәбез, зур эстафетада җиңүчеләр 1,5 миллион сум күләмендә грант алачак. Бу яңа спорт йоласы киләсе уку елында да үткәреләчәк. 

Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов та укучыларга мөрәҗәгать итте. Ул спортчыларга уңышлар теләде.

Бу көннәрдә яшь спортчылар гына түгел, аларның җанатарлары да тырышты. Алар хуплау сүзләре, плакатлар әзерләп килгәннәр. 

− Мин 1нче мәктәпне яклыйм. Командабызны хуплау өчен, дусларымны да чакырдым, − диде Илшат Әмиров.

Укучылар өчен мөгаллимнәре дә борчылып торды, нәкъ менә алар көннән-көнгә аларны хәзерләү белән шөгыльләнгән бит. Шәһәрнең 2нче гимназиясендә, мисалга, бассейн юк, ләкин укучылар йөзүдә лаеклы күрсәткечләргә иреште. Физик тәрбия укытучылары Алик Погосян әйтүенә караганда, алар башта йөзү хәрәкәтләрен ясап караганнар, аннан соң бассейнда күнегүләр үткәрү мөмкинлеген тапканнар. 

Кайбер командалар берьюлы берничә бүләк алды. 
− Эшнең совет юнәлеше бар, 37 еллык хезмәтемдә аның белән беркайчан да уңышсызлыкка очрамадым. Иң мөһиме — физик үсешкә генә түгел, тәрбиягә дә игътибар бирергә кирәк, — дип фикерләрен уртаклашты Алабуга медицина училищесының физик тәрбия җитәкчесе Руслан Әбдерәшитов.

Нәтиҗәдә үз төркемнәрендә җиңүчеләр:
— җиңел атлетика:
— В төркеме — 4нче гимназия; 
— С төркеме — 10нчы мәктәп; 
— Д төркеме — Алабуга медицина училищесы;

— йөзү:
— А төркеме — 2нче гимназия;
— В төркеме — гимназия № 4;
— С төркеме — «Адымнар-Алабуга» күптелле мәктәп;
— D төркеме — Алабуга политехника көллияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев