Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада MMA буенча регионара турнир үтәчәк

Ярышлар бу шимбәдә, 22 июльдә узачак.

Алабугада «Volga Fighting» һәвәскәрләр лигасы кысаларында катнаш көрәш буенча төбәкара турнир (MMA) узачак. 

Алабугага Татарстан һәм якын төбәкләрдән спортчылар киләчәк. Ярышлар бу шимбәдә, 22 июльдә, Җиңел атлетика манежында узачак. Керү ирекле. Турнир 17.00 сәгатьтә башлана. 

Турнирның төп тамашасы: Алабуга һәм Туймазы шәһәрләреннән ике спортчының очрашуы. Алабуга данын көрәшче Әхмәд «ТИГР» Ятимов яклаячак. Аның профессиональ аренада көрәшү тәҗрибәсе, 1-0-0 рекорды бар һәм ул җиңү сериясен дәвам итәргә ниятли. Аренада ул Туймазы спортчысы Андрей Константинов белән очрашачак. 

Катнаш көрәш яки ММА (инглизчәдән Mixed martial arts) — спортның бер төре, анда көрәшчеләр тулы контактлы көрәшләрдә катнаша, бокс, кикбоксинг, карате, муай-тай, джиу джитсу, көрәш һәм башка сугыш сәнгатьләре техникасын кулланалар. MMA — яшь спорт төре, ул инде бөтен дөньяда шактый популярлык яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев