Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хоккей командасы булдырыла

Район җитәкчелеге инициативасы белән бүген Алабугада 7нче мәктәп укучылары арасында хоккей командасын туплау бара.

Быел Алабугада «Татнефть» ҖАҖ компаниясе һәм «Ак Барс» ХК белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хоккей командасын булдыру планлаштырыла.

Алабуганың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7нче мәктәбе директоры Илдус Зиннәтуллин сөйләвенчә, район җитәкчелеге инициативасы белән бүген Алабугада 7нче мәктәп укучылары арасында хоккей командасын туплау бара. 

— Команда составында 11 кеше булачак. Туплау тәмамлангач, тренировка башланачак. Күнегүләр атнага ике тапкыр хоккей буенча тренер Александр Герасимов җитәкчелегендә боз сараенда узачак, — ди Илдус Зиннәтуллин.

Хоккейның адаптив төрләрен үстерү белән «ТР адаптив спортны үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма шөгыльләнә. 2020 елда Казанда үзенчәлекле балалар өчен следж-хоккей буенча беренче «Ак Барс Следж» командасы оештырыла. Хәзерге вакытта республика башкаласында, шулай ук Әлмәттә, Түбән Камада, Актанышта 70тән артык инвалид бала адаптив хоккей белән шөгыльләнә.

Следж-хоккей — команда белән уйный торган спорт төре, классик хоккейның паралимпия версиясе. Бозда уенчылар тимераяк урынына махсус чана һәм ике клюшка куллана. Дәресләр мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мөһим булган һәм үз яшьләренә туры килгән физик активлыкны һәм социализацияне мөмкин кадәр нәтиҗәле берләштерергә мөмкинлек бирә. 

Россиядә балалар өчен беренче следж-хоккей командалары 2016 елда оештырылды. Хәзер Россиянең 20 төбәгендә следж-хоккей буенча 22 команда бар, аларда 7-20 яшьлек балалар шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев