Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мөселман яшьләре арасында волейбол турниры узды

Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Шимбә көнне Алабуга районының 3 спорт үзәгендә мөселман яшьләре арасында волейбол турниры узды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр. 

Ярышларда Татарстан Республикасының 8 районыннан (Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Аксубай, Чирмешән һәм Алабуга) 11 команда көч сынашты.

Мөселман яшьләрен таныштыру, берләштерү — ярышларның төп максаты, диләр оештыручылар.

Турнирны ябу тантанасында АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин катнашты. Җитәкче мондый чараның мөһим булуын һәм киләчәктә дә дәвам итүенә ышаныч белдерде, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кызу көрәш нәтиҗәсендә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

  • 1 урында — «Батыр» командасы,
  • 2 урында — «Сарман» командасы,
  • 3 урында — «Алабуга мөхтәсибәте» командасы.

Шулай ук аерым номинацияләр дә бирелде. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев