Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 урынга Алабуга командалары лаек булды. 

Алабуга шәһәрендә республика мөселманнары арасында волейбол ярышлары узды.

Алабуга мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә республиканың 7 районыннан: Алабуга, Түбән Кама, Мөслим, Сарман, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән командалары катнашкан.

Тагын бер команда — Казаннан мөселман эшмәкәрләре ассоциациясеннән чыгыш ясады. Искәртик, ярышта Алабуга, Түбән Кама һәм Сарман районнары данын икешәр команда яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 урынга Алабуга командалары лаек булды. 3 урынга Аксубай командасы чыкты.

Фото: Алабуга мөхтәсибәтенең инстаграм аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев