Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада өстәл теннисы буенча Беренчелек узды

Беренчелектә 19 кеше катнашты.

16 декабрьдә «Танайка» физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2008 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча АМР Беренчелеге узды. 

Беренчелектә 19 кеше катнашты, алар арасында 6нчы мәктәп, 4нче гимназия, «Адымнар», Танайка һәм Морт мәктәпләре бар иде. Ярышларда катнашучыларга хуплау сүзләре белән ярышларның баш судьясы «СШ Юность» директоры урынбасары А. М. Немтырев чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кызлар
1 урын — Солтанова Риана (6нчы мәктәп)
2 урын — Гыймадиева Мәдинә (6нчы мәктәп)
3 урын — Рузавкина Виктория (6нчы мәктәп)

Егетләр
1 урын — Брызгалов Георгий (6нчы мәктәп)
2 урын — Сафанеев Глеб (Адымнар)
3 урын — Саниев Илнар (Адымнар)
Призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев