Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында армрестлинг буенча ярышлар үтте

Ярышлар Җиңел атлетика манежында оештырылды.

Шимбәдә, 12 ноябрьдә, Җиңел атлетика манежында кеше күп иде — бирегә армрестлинг буенча ярышларда катнашырга дип республиканың төрле районнарыннан спортчылар җыелды.

Ярышларның үзенчәлеге шунда, Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм чемпионатында Казаннан, Яр Чаллыдан һәм Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Әлмәт, Азнакай, Кукмара, Саба, Питрәч, Балтач, Теләче, Чүпрәле районнарыннан күз күреме, ишетү һәм терәк-хәрәкәтләнү буенча инвалидлар катнашты. Алар арасында — дөнья, Европа, Россия һәм Татарстан чемпионнары. Ярышларны Алеся Косинцева җитәкчелегендәге «Задумка» ансамбле чыгышы ачып җибәрде. Чемпионатны ачу тантанасында мактаулы кунаклар да катнашты. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Надир Курамшин:

— Без сезне кунакчыл, спорт сөючән Алабуга җирендә шатланып сәламлибез. Спорт белән шөгыльләнегез, даими үсештә булыгыз. Алабугада балалар да, зурлар да спортның төрле төрләре белән мавыга, — дип, турнирда катнашучыларга уңышлар теләде. 

Ярышта катнашучыларга уңыш теләп АМР башкарма комитетының спортны үстерү бүлеге мөдире Руслан Деготьков, Алабуга Эчке эшләр бүлегенең Ветераннар Советы рәисе Михаил Красильников һәм «Инвалидлар җәмгыяте» ФСҖ инструктор-методисты Татьяна Самарина да мөрәҗәгать итте. Ярышларны оештырган өчен, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

— Бу ярышларда республиканың җыелма командасында катнашучылар сайлап алына, алга таба спортчыларыбыз Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә үзләрен күрсәтүләрен телибез. Инвалидлар спортын үстерәбез, кешеләр үз эченә бикләнмәсен, кая да булса барып, дуслар табу мөмкинлеге булсын, — ди Татьяна Самарина. 

Ярышлар алдыннан ике хатын-кыз игътибарымны җәлеп итте. Аларның берсе Менделеевскидан, икенчесе — Казаннан. Аларны кайчандыр армрестлинг таныштырган.

— Менделеевскидан килдем. Күрмәүчеләр арасында 80 килограмман артык үлчәмле төрдә катнашам. Армрестлинг белән шөгыльләнә башлавыма ничә елдыр, хәтерләмим дә инде. Якынча 1997 елдан. Хәзер бу спорттан аерыласым килми. Бу ярышлар үзеңне сынарга һәм башкаларны күрергә мөмкинлек бирә. Мин Европа һәм дөнья чемпионы, армрестлинг буенча спорт мастеры. Әле бер тапкыр да оттырганым юк. Алабуга өчен бик озак чыгыш ясадым. Бу спорт төре өчен яшь чикләре юк дип саныйм. Көч һәм алымнарны белү кирәк, 63 яшемдә мин әле көрәшергә әзер, — ди Мария Урсегова.

Аның армрестлинг буенча иптәше Лилия Гайнуллина Казаннан килгән. Коляскада утырса да, спортта уңышлары бар.

— Армрестлинг белән 20 елга якын шөгыльләнәм. Беркөнне армрестлинг өчен өстәл күрдем дә, бөтенләйгә гашыйк булдым. Шуннан бирле үземне бу спорт төреннән башка күз алдыма китерә алмыйм. Нәтиҗәдә, мин Европада һәм дөнья буенча өч тапкыр чемпион, халыкара класслы спорт мастеры. Җиңүләр булгалый, ләкин миңа әле Маша дәрәҗәсенә җитәргә ерак, — дип тыйнак елмая ул. — Без бервакыт Казанда танышкан идек, ярышларда бергә катнашабыз.

Алабуга данын яклап, өч спортчы көрәште. Ольга Парфенова 65 килограммга кадәр үлчәү төрендә һәм Виктор Данилов 75 килограммнан артык үлчәү төрендә — ишетү буенча инвалидлар арасында җиңде. Рөстәм Хөснуллин хәрәкәт аппаратына зыян килүчеләр арасында 65 килограммга кадәр үлчәү төрендә беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев