Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада самбо буенча I Ачык Халыкара ярыш үтте

Татамида 6 яшьтән 14 яшькәчә укучылар очрашты.

Ике республикадан барлыгы 50ләп спортчы катнашты, үлчәм категорияләре — 6. Самбо буенча «Самбо-21» мәктәбе базасында узган I Ачык Халыкара ярышларның саннары шундый.

Алабугада самбо мәктәбе быел май аенда гына барлыкка килде, шулай булса да аны оештыручылар иптәшләр турниры үткәрүгә алынды. Аларның фикерен күрше Удмуртия спортчылары күтәреп алды. Ярышларның хөкемдары: Дамир Шәехов.

Татамида 6 яшьтән 14 яшькәчә укучылар очрашты. Самбочылар төркемнәргә бүленде: беренче әйләнәдә җиңүчеләр икенчесенә чыкты. Алабугалыларның көндәшләре — Удмуртиянең Грахов районыннан, алар тәҗрибәле спортчылар. Ахырда призлы урыннарның аларда күбрәк булуы да гаҗәп түгел. Ә менә иң кече авырлык категориясендә (20 килограмм) алдынгы өч урынны да безнекеләр яулады. Беренче урында — 8 яшьлек Елисей Игнаев, икенче урында — 7 яшьлек Артур Кривов, өченчедә — Константин Галынский (6 яшь). "Чиста җиңү«ле, ягъни финалга кадәр бөтен әйләнәне узган спортчыларга килгәндә, хөкемдарлар 50 килограммнан артык авырлык категориясендә алабугалы Тимур Резцовның яхшы физик әзерлеген һәм менә дигән күнекмәләрен билгеләп үтте.

Ярышларда катнашучыларның барысы да Кыш бабай призлары һәм самбочылар талисманы — кимоно алды. Безнекеләрнең тренеры, спорт мастерына кандидат Иван Рыбаков әйтүенчә, тәүге нәтиҗәләр ярыйсы. Осталыкны шомарту һәм тәҗрибәле спортчыларга карап, хаталарыңны аңлау өчен, мондый очрашуларны даими үткәрергә кирәк.

Әйтергә кирәк, «Самбо-21» мәктәбендә ай саен гомуми физик хәзерлек буенча, «үзләренекеләр» арасында гына ярышлар уза. Бу дәрәҗәдә үткәне беренче тапкыр булды һәм андый ярышларны Яңа ел алдыннан ел саен оештырырга вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев