Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада спортчылар һәм тренерлар өчен өстәмә кызыксындыру чаралары кертеләчәк

Мондый бонус спортчыларны да, тренерларны да спортта үсешкә этәрергә тиеш дип фаразлана.

Тренерларны, спорт мастерына кандидатларны һәм спорт мастерларын өстәмә матди кызыксындыру чаралары көтә. Бу хакта шәһәр һәм район тормышы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

Мондый бонус спортчыларны да, тренерларны да спортта үсешкә этәрергә тиеш дип фаразлана. Хәзер районда моның өчен барлык шартлар да бар, әмма җиңүләр һаман да бер үк спорт төрләрендә яулана.

Район башлыгы ассызыклаганча, шәһәрдә искиткеч яхшы җиңел атлетика манежы бар, димәк күрсәткечләр дә югарырак булырга тиеш. Алабугада дүрт теннис корты бар, ләкин алар тулы куәткә эшләми. Кайбер зур шәһәрләрдә дә аның кадәр юк. Ата-аналар үз балаларын бу спорт төренә яздырырга омтылсын өчен, яхшы тренерлар җәлеп итәргә кирәк.

Гомумән алганда, бүгенге көндә безнең шәһәрдә дүрт спорт мәктәбе бар. Аларга ике меңнән артык бала йөри. «Олимп» спорт мәктәбе — иң зурысы, анда җиде спорт төре буенча 807 яшь алабугалы шөгыльләнә.

− Бу нәтиҗәләр безне канәгатьләндерә алмый, шуңа күрә киләсе уку елына бурычларның иң беренчесе: квалификацияле тренерларны җәлеп итү һәм шуның нигезендә тренировка процессын яхшырту, − диде Илдар Газиев.

«Юность» спорт мәктәбендә (аның составына Танайка һәм Хлыстово физкультура-сәламәтләндерү комплекслары да керә), узган уку елында ике тәрбияләнүче пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, алтысы — спорт мастерына кандидат булды, дүрт спортчы авыр атлетика буенча спорт мастерына кандидат исемен алды. 

Рөстәм Нуриев нәтиҗәләрдән тулысынча канәгать булмавын билгеләп үтте. Һичшиксез, җиңүләр дә, кайбер спорт төрләре буенча спонсорлар ярдәме дә бар, әмма үсеш өчен урын җитәрлек әле. Җитәкче шулай ук шәһәрнең спорт корылмаларын ремонтлау дәвам итәчәген ассызыклады. Быел эшләр «Бердәм Россия» спорт комплексында башкарылачак. Тхэквондистларга — Алабуга символикасы белән яңа форма, пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче спортчыларга грифлар, ә авыр атлетларга яңа помостлар сатып алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев