Алабугада спортчыларны бүләкләделәр
Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды.
Россия һәм республика ярышларында җиңүчеләргә, шәһәр киңәшмәсендә, район башлыгы урынбасары Олег Колпаков кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырды.
Ноябрьнең 18еннән 20сенә кадәр Санкт-Петербургта тхэквондо буенча «Балтыйк диңгезе Кубогы» Бөтенроссия спорт ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәсендә Глеб Махеев (тренеры — Ринат Сәлимуллин) 78 килограммнан югары үлчәүдә 1 урынны яулады. Арсентий Сергеев 68 килограммга кадәрге үлчәүдә 3нче урын алды.
Ноябрьнең 19ыннан 20сенә кадәр Түбән Камада җиңел атлетика буенча Юрий Жадовский истәлегенә Идел буе шәһәрләреннән матчлар очрашуы булды. Нәтиҗәдә Егор Ключников (тренеры — Борис Шаманаев) 1 урынга чыкты һәм спорт мастерына кандидатлык нормасын үтәде.
Ноябрьнең 10ыннан 13енә кадәр шәһәр төрендәге поселок Аксубайда 2010 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге булды. Анда Алабуга командасы 1 урын алды. Команданың капитаны — Дмитрий Трофимов, тренеры — Раиф Габдрахманов.
Ноябрьнең 21еннән 23енә кадәр Бөгелмәдә 2005 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге булды. Ярышлар нәтиҗәсендә «Олимп» командасы беренчелекне яулады. Команда капитаны — Матвей Шерстнев, тренеры — Нургаян Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев