Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада «SPRINT MASTERS» ярышлары узды

Алабугада «Мастерс» категориясендә йөзү буенча «SPRINT MASTERS» абсолют беренчелегендә республика ярышлары узды.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм мәртәбәле кунаклар сәламләде. Алар спортчыларга уңышлар теләде.

Алабуга, Мамадыш, Казан, Чаллы, Әлмәт, Марий-Эл һәм Башкортстан йөзүчеләре «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында үз осталыкларын күрсәтте. Бу көнне спортчыларга ирекле стиль, брасс, аркада, эстафета йөзүе һәм башка төрләр белән йөзәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев