Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак

Турнирда катнашу өчен заявкалар 2023 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

2023 елның 16 сентябрендә Алабуга шәһәрендә җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры уза. Ярыш өчен федераль әһәмияттәге «Алабуга шәһәрлеге» мәдәни мирас объекты территориясе сайлап алынган.

Турнирда катнашучылар, табигать белән хозурланып кына калмыйча, палаткалар шәһәрчегендә яшәп, күчмә халыклар мәдәнияте белән дә таныша алачак.

Турнирда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Укчылар милли тарихи костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш.

Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза. Икенче турнирның яңалыгы шунда: быел ярышта сөңге ату кебек яңа этап кертелә.  Приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.

Турнирда катнашу өчен заявкалар максат. рф сайтында 2023 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев