Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада ветераннар арасында йөзү буенча республика чемпионаты узды

Ярышлар «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Алабуганың «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында ветераннар арасында йөзү буенча республика чемпионаты узды.

Sprintmasters йөзү буенча ачык республика ярышларында Россиянең төрле почмакларыннан 100дән артык кеше катнашты. Гадәт буенча, ул һәр елның башында уздырыла. Алабугада ул өченче тапкыр үткәрелде.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры киңәшчесе Вадим Махеев сәламләде. Рөстәм Нуриев чыгышында шәһәребездә йөзүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бүген шәһәрдә һәм районда биш бассейн эшли, тагын берне төзергә уйлап торалар. Район башлыгы барысына да уңышлар, һәм, әлбәттә, җиңү теләде. 

Ветераннар йөзүе, яки «Мастерс» төре — ул 25 яшькә җиткәннәр өчен йөзү. «Касатка» Казан спорт йөзүе ветераннары клубы рәисе Иван Волков сөйләвенчә, моңа гади гәүдә торышын саклап «үзең өчен» йөзүдән алып, халыкара дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнү керә. Ветераннар хәрәкәтендә катнашыйм дисәң, йөзүдә һөнәри шөгыльләнү тәҗрибәсе булу мөһим түгел, ләкин шул ук вакытта, күп кенә йөзү ветераннары — төрле елларда дан алган чемпионнар, җитмәсә, кайберәүләр тора-бара спорт белән шөгыльләнгән еллардагыдан да югарырак нәтиҗәләргә ирешә. Әлеге йөзү төре казанышлар белән генә чикләнми: иң әһәмиятлесе — сәламәт яшәү рәвеше, дусларча аралашу һәм эшчәнлектән рәхәтлек алу. 

Ярышларда ТРның Йөзү федерациясе вице-президенты, Казанның «Идел» ветеран клубы вәкиле Эрик Акчурин да бар иде. Ул — бу хәрәкәттә актив катнашучы, теләсә кайсы ярышта иң мөһиме — катнашу дип саный.
Сәламләүләрдән соң, ярышлар хөкемдары Евгения Турцева программаны яңгыратты. Йөзүчеләр 50 метр араны ирекле йөзү, брасс, аркада йөзү, баттерфляй стилендә узарга тиеш булды.

Төрле шәһәрләрдән килгән командалар шулай ук эстафета йөзүләрен үтте. Өлкәннәр белән беррәттән, 12-24 яшьтәге, "башлангыч төркем"дәгеләр дә көч сынашты. 

Һәр төр буенча абсолют беренчелек яулаган җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар медаль һәм дипломнар алды.

Алабугалылар арасында төрле яшь категорияләрендә призлы урыннар түбәндәгечә:
50 метрга брасс белән йөзүдә: 1 урында — Константин Леонов, Вероника Иванова, 3 урында — Андрей Гудков, Айгөл Заһретдинова.
50 метрга аркада йөзүдә: 1 урында — Полина Казаева, Артемий Макарчиков, 2 урында — Михаил Романов, Вероника Иванова, Роман Лавраков, 3 урында — Наталья Немтырева, Анна Проскина, Вадим Денисенко.

Баттерфляй стилендә: 1 урында — Екатерина Гайфуллина, Даниил Тамаков, 2 урында — Камилла Самсонова, Инсаф Шакиров, 3 урында — Никита Капин, Евангелина Тарасова. 

Ир-атлар эстафетасында 1 урында — Михаил Романов, 2 урында — Иван Лаврентьев.

Катнаш эстафетада: 1 урында — Полина Казаева, 2 урында — Яна Волкова, 3 урында — Наталья Немтырева.

Әлмәттән, Казаннан, Яр Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр чемпионатны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

— Ярышларны күздән кичереп, катнашучы буларак, алар яхшы үтте дип әйтә алам. Әйтергә кирәк, хөкемдарлар үз эшен белсә дә, безнең югары әзерлекле хөкемдарларыбыз җитми. Тагын шунысы бар: алга таба, яңа бассейннарны төзегәндә, зур шәһәрләрдә ярышлар вакытында файдаланыла торган электрон хронометраж барлыкка килер дип өметләнәбез. Гомумән алганда, барыбызга да бик уңайлы булды. Катнашучылар да, тамашачылар да канәгать. Катнашучыларга аларны ничек каршылаулары ошады. Алабуга кунакларны каршылый һәм ярышларны югары дәрәҗәдә оештыра белә, — ди алабугалы Наталья Немтырева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X