Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада Виталий Дерягин истәлегенә чаңгыда узыштылар

Юбилейлы узыш Танай урманындагы чаңгы-роллер юлында үтте.

Ярышка Түбән Кама, Яшел Үзән, Әгерҗе, Әлмәт һәм башка районнардан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 160 спортчы җыелды. Аларның күбесе Виталий Дерягин белән шәхси таныш иде. Чаңгы узышында ТР Дәүләт советы депутаты Леонид Барышев, район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, Россиянең танылган баянчысы Айдар Сәлахов та катнашты. Айдар Мәскәүдән бу ярышка дип махсус кайткан. 

Чарада катнашучыларны Леонид Барышев сәламләде.
— Дустыбыз Виталий Дерягинның туган көненә багышланган бишенче чаңгы узышында катнашуыма шатмын. Ул мине кайчандыр чаңгыга кайтарган кеше. Ул көн саен чаңгыда чыга иде, аның үрнәгендә без дә йөри башладык, аннан соң аның нәтиҗәләрен куып җитәргә тырышып карадык, — диде ул.

Район башлыгы исеменнән райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов чаңгычыларга уңышлар теләде.
— Виталий Дерягин истәлегенә үткәрелә торган ярыш өчен һава торышы да уңай, — диде ул.

Традиция буенча, Виталий Дерягинның тормыш иптәше Юлия Федоровна да узышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте һәм бар кешегә дә тынычлык, янәшәдә яхшы кешеләр булуын теләде. 

Виталий Дерягин 2019 елның июлендә фаҗигале һәлак булды. 2020 елның декабрендә, Виталий Юрий улының туган көнендә, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, Алабугада Татарстан Республикасының Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе белән берлектә, аның истәлегенә беренче чаңгы узышы үткәрде. 

Мондый ярышларда чаңгы спорты ветераннары да катнаша. Бу юлы алар «70+» категориясен булдыруны сорадылар һәм аларның теләге канәгатьләндерелде. Приз фонды 300 мең сумлап тәшкил итте, узыш өчен аны «Эссен Продакшн АГ» компаниясе бүлеп бирде.

Узышучылар берәрләп һәр 15 секунд саен кузгалды, биредә 18 яшьлекләрдән алып 70 яшьтәге чаңгычыларга кадәр бар иде. Категориясенә карап, алар 6, 9 һәм 12 километр араны үтәргә тиеш булды.
Яр Чаллыдан 73 яшьлек Нурия Юсупова үз категориясендә беренче урын яулады. Чаңгыда ул унынчы сыйныфтан бирле, хәзер ул чаңгы узышлары буенча ТР чемпионы.

— Ел да катнашам. Трасса яхшы, күңел күтәренке. Виталий Дерягинны бик яхшы белә идем. Бергәләп ярышларга йөрдек. Мине һәрвакыт хөрмәт итте. Иртә китүе бик кызганыч, — ди Нурия Юсупова.

Хатын-кызлар арасында «70+» категориясендә икенче урында — Валентина Белавина, ул шәһәрнең барлык спорт чараларында актив. Ир-атлар арасында беренче булып Яр Чаллы чаңгычысы Владимир Яковлев килде. 
29нчы балалар бакчасының йөзәргә өйрәтүчесе Алла Колесник 50-59 яшьлекләр категориясендә өченче урынны алуга иреште, ә беренче урынны алабугалы Нина Качур алды.

— Икенче балам тугач, 35 яшемдә чаңгыга бастым. Үземнең сәламәтлегем өчен даими йөрим. Ярышларны яратмыйм, чаңгы узышы искәрмә булып тора, икенче тапкыр катнашуым, — диде ул. 

Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм дипломнар алды. Беренче өч урынны алучыларга, дипломнан тыш, «Эссен Продакшн АГ» компаниясенең 25 еллыгына чыгарылган медальләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев