Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугага зур волейбол килде

Узган якшәмбедә “Бердәм Россия” спорткомплексы шәһәр командалары арасында “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” Россия илкүләм хәрәкәте призларына волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал этабын уздыру урынына әйләнде.

Иң яхшы исемгә көрәшү өчен шәһәргә биш ир-ат һәм алты хатын-кыз командасы килде. Бу, мәсәлән, Менделеевск, Яшел Үзән, Бөгелмә, Мамадыш, Алабуга һәм Нурлат шәһәрләре командалары.

– Ярышлар 17нче тапкыр үткәрелә. Аларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек зурларынннан кала, безнең республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары катнаша. Гомумән, “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” Россия илкүләм хәрәкәте хәйрия чаралары уздыра, авыру кешеләргә, өлкәннәргә ярдәм итә. Гомумән алганда, Татарстанда массакүләм спортны һәм физик культураны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Юрий Морозов.

– Командабыз Бөгелмә шәһәреннән килде. Без үз көчебезгә һәм җиңүгә ышанабыз. Бу ярышларда инде икенче ел рәттән катнашам. Гомумән, волейбол белән 10 яшьтән шөгыльләнәм. Хәзер миңа 16. Мондый ярышлар тәҗрибә һәм күнекмәләр бирә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты волейболчы Варвара Забрускова.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-ат командалары арасында беренче урынны Алабуга командасы, икенче урынны Бөгелмәнеке алды, өченче урында –  Яшел Үзән кунаклары. Хатын-кыз командалары арасында Мамадыш волейболчылары иң яхшы дип табылды, көмеш медальгә Яшел Үзән кызлары лаек булды, өченчедә – бөгелмәлеләр.
Билгеләп үтик, “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте 1999 елның 3 июлендә Гамәлгә кую съездында оештырыла. Бүген ул 110 меңнән артык катнашучыны берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев