Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалы пауэрлифтинг буенча Бөтенроссия турнирында җиңү яулады

Ярышларда Россиянең 29 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты.

Мәскәүдә пауэрлифтинг буенча «Мәскәү утлары» Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелде, анда Россиянең 29 регионыннан 200 дән артык спортчы катнашты.

Алабуга данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы Будрин Андрей яклады. Киеренке көрәш барышында Будрин Андрей, ир-атлар арасында өч төрле классик ярышта чыгыш ясап, 59 кг. га кадәр авырлык категориясендә 1 урын яулады. 

Шулай ук ул Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде һәм юниорлар арасында 4 ТР рекорды куйды.

Ярыш призерлары грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев